Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Петербург халыкара икътисади форумы нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеген раслады
Россия Президенты Владимир Путин 2026 елда узган Петербург халыкара икътисади форумы нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеген раслады.
Хөкүмәткә 2036 елга кадәр автономияле системаларны һәм цифрлы платформаларны үстерүнең илкүләм стратегияләрен эшләү, шулай ук товар җитештерү белән шөгыльләнә торган кече һәм урта предприятиеләр өчен бизнес алып бару шартларын гадиләштерү буенча чаралар әзерләү йөкләнгән.
Моннан тыш, Министрлар Кабинетына 2035 елга кадәр гамәлгә ашыру планлаштырылган урта һәм зур инвестицион проектлар исемлеген формалаштыруны тәэмин итәргә кирәк.
Башка йөкләмәләр арасында гадиләштерелгән система буенча өстәмә кыйммәткә салым түләүдән азат итү өчен керемнәрнең 20 миллион сумлык чик бусагасын законнар белән беркетү, бизнес алып баруның төрле формалары һәм салым режимнары арасында тоткарлыксыз күчү механизмын булдыру, шулай ук 2027 елда Булачак технологияләр форумын үткәрүгә әзерлекне атап үтәргә мөмкин.
Президент шулай ук «стажер» һәм «стажировкага эшкә урнашу» төшенчәләрен беркетә торган үзгәрешләрне кабул итәргә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз