Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Хөкүмәт составындагы кадрлар үзгәреше турында указларны имзалады
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт составындагы кадрлар үзгәреше турында указларны имзалады. Үзгәрешләр вице-премьерлар вазифаларына, Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчелегенә һәм Транспорт министрлыгына кагылды.
Юрий Трутнев Хөкүмәт Рәисе урынбасары һәм Россия Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле вазифасыннан азат ителде. Бу вазифаларга Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко билгеләнде.
Дмитрий Григоренко вице-премьер – Хөкүмәт аппараты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде. Аның урынын моңа кадәр финанс министрының беренче урынбасары булган һәм Хөкүмәт аппаратын җитәкләгән Ирина Окладникова биләде.
Антон Силуанов, Россия финанс министры вазифасын саклап калып, вице-премьер итеп билгеләнде.
Моңа кадәр Транспорт министрлыгын җитәкләгән Андрей Никитин вице-премьер итеп билгеләнде. Росавиация җитәкчесе Дмитрий Ядров Транспорт министрлыгының яңа башлыгы булды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз