news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин үзенең указы белән Россиядә Хоккей көнен гамәлгә куйды

Россия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән илебездә Хоккей көнен гамәлгә куйды. Аны ел саен 22 декабрьдә билгеләп үтәчәкләр.

Бу илебездә «хоккейны популярлаштыру һәм үстерү» өчен эшләнгән, дип билгеләп үтелә. Мондый датаны Россия Спорт министрлыгы сайлаган. Чөнки 1946 елның 22 декабрендә хоккей буенча СССР чемпионатының беренче матчлары була.

Өстәп шуны да әйтик, элегрәк профессиональ бергәлек дәрәҗәсендәге Хоккей көне 1 декабрьдә билгеләп үтелә иде – бу көнне СССР Хоккей федерациясе гамәлгә куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot