news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин күп балалы гаиләләргә урта һөнәри белем алу бәясен компенсацияләргә тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин урта һөнәри белем бирү программалары буенча балаларын укыткан күп балалы гаиләләргә компенсация түләү мәсьәләсен 1 августка кадәр җентекләп өйрәнергә һәм доклад әзерләргә кушты. Шундый эчтәлектәге йөкләмә Кремль сайтында чыкты. РИА Новости шул турыда яза.

«Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарына күп балалы гаиләләрдәге балаларны түләүле нигездә урта һөнәри белем бирү программалары буенча укыту бәясенең бер өлешен компенсацияләү мәсьәләсен җентекләп өйрәнергә тәкъдим ителә», – диелә хәбәрдә.

Йөкләмәне үтәү вакыты – 2022 елның 1 августы. Россия Федерациясе субъектларының югары вазифаи затлары (дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләре) җаваплы итеп билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot