news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Украинаны АКШ тәкъдим иткән компромисслар белән килешергә чакырды

Әгәр Украина Россия белән кораллы каршылыкны туктатырга тели икән, аңа Америка Кушма Штатлары тәкъдим иткән компромисслар белән килешергә кирәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Кытайга сәфәре нәтиҗәләре буенча брифингта чыгыш ясаганда белдерде.

«Россия Украинадагы конфликтны туктату белән кызыксына. Безнең бу кораллы конфликтны дәвам итәргә теләгебез юк. Ләкин мәсьәлә бездән генә тормый. Мәсьәлә Украина ягында», - дип белдерде Россия дәүләте башлыгы.

«Тагын бер кат кабатлыйсым килә: әгәр алар конфликтны төгәлләргә телиләр икән, америкалылар Анкориджга кадәр үк тәкъдим иткән компромисслар белән килешсеннәр. Без алар белән килештек, хәзер эш Украинада», – дип ассызыклады ул.

Россия Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, Киевтагы хакимият хәрби гамәлләрне туктатырга теләми, чөнки бу очракта аларга сайлауларга барырга туры киләчәк, ә Украина белән Европа әлегә конфликтны җайга салу өчен компромиссларга әзер түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot