news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Украинага 15 майда Истанбулда турыдан-туры сөйләшүләр уздырырга тәкъдим итте

Путин Украинага 15 майда Истанбулда турыдан-туры сөйләшүләр уздырырга тәкъдим итте
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин Украинага 2022 елда өзелгән турыдан-туры сөйләшүләрне алдан шартлар куймыйча 15 майда Истанбулда яңадан башларга тәкъдим итте. Россия лидеры үз тәкъдимен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тантана кунаклары белән очрашуларның йомгаклары буенча журналистларга ясаган белдерүендә формалаштырды. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без 2022 елда сөйләшүләрне өзмәдек, моны Украина ягы эшләде. Шуңа бәйле рәвештә, бернигә дә карамастан, Киев Хөкүмәтенә турыдан-туры сөйләшүләрне яңадан башларга тәкъдим итәбез. Өстәвенә, алдан бернинди шартлар куймыйча», - диде РФ Президенты.

Путин Төркия Хөкүмәтенең берничә тапкыр «мондый сөйләшүләрне оештыру буенча үз хезмәтләрен» тәкъдим итүен һәм Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган «аларны оештыру өчен күп нәрсә эшләвен» искәртте. Россия дәүләте башлыгы сүзләренчә, бүген ул Төркия Президенты белән телефоннан сөйләшергә тиеш һәм ул аннан Украина буенча сөйләшүләрне кабул итү мөмкинлеген сорарга ниятли.

Шул ук вакытта Владимир Путин белдергәнчә, «Украина белән җитди сөйләшүләр низагның беренчел сәбәпләрен бетерергә, тарихи перспективада озак вакытлы ныклы тынычлык урнаштыруга алып чыгарга» тиеш. Гәрчә ул утны яңадан туктату турында килешеп булачагын әйтсә дә, аның фикеренчә, «кораллы низагны дәвам итү» түгел, ә «озак вакытлы, тотрыклы тынычлык» төп нәтиҗә булырга тиеш.

Элегрәк Украина Хөкүмәте 12 майдан 30 көнгә утны туктату турында игълан итәргә әзерлеген белдергән иде. Шуның белән бергә, Франция Президенты Эмманюэль Макрон, Германия канцлеры Фридрих Мерц, Бөекбритания һәм Польша Премьер-министрлары Кир Стармер һәм Дональд Туск Кушма Штатлар белән килештерелгән белдерүдә, әгәр Мәскәү Киев тәкъдименә риза булмаса, санкцияләрне катгыйландыру белән янады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100