Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Украинадагы конфликтны хәл итү шартларын атады
Украинадагы конфликтны җайга салу максаты кыска килешү түгел, ә озак вакытлы тынычлык булырга тиеш. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Иминлек советы әгъзалары белән киңәшмәдә белдерде.
«Көчләрне яңадан төркемләү һәм конфликтны алга таба дәвам итү максатыннан яңадан кораллану өчен ниндидер тын алу түгел, ә бу төбәктә яшәүче барлык кешеләрнең, барлык халыкларның законлы мәнфәгатьләрен хөрмәт итү нигезендә озак вакытлы тынычлык», – диде дәүләт башлыгы.
Россия лидеры билгеләп үткәнчә, Мәскәү Украинадагы вазгыять буенча Американың яңа администрациясе белән әңгәмәгә ачык. Ул ике ил арасындагы диалог тигез хокуклы һәм үзара ихтирам нигезендә төзелергә тиеш, дип өстәде.
Бүген Дональд Трамп АКШ президенты вазифасына кереште. Сайлау алдыннан ул Украина кризисын җайга салу кирәклеге турында берничә тапкыр белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз