news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Украинада сөйләшерлек кешеләребез бар, күпләр неонацистлардан арынырга тели

Россиянең Украинада сөйләшерлек кешеләре бар, чөнки анда неонацизм режимын тар-мар итү турында хыялланган егетләребез күп. Бу хакта ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Украинада сөйләшерлек кешеләребез бар. Анда илне неонацизм режимыннан котылдырырга теләгән егетләребез күп», – диде Илбашы.

Ул, шулай ук, «Орешник» яңа системасы турында сорауларга да җавап бирде. Әгәр Украинадагы ПВО системалары Россиянең яңа җайланмасына җавап кайтара алса, Россиянең мөрәҗәгать итәр урыны булуына да ышандырды ул. Әлегә андый карарлар юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot