news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Украина низагын булдырмый калырга мөмкин иде

Әгәр НАТО РФ чикләренә якынаймаса, Украинадагы низагны булдырмый калырга мөмкин иде, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. Ул «Валдай» Халыкара дискуссия клубының пленар сессиясендә чыгыш ясаганда шулай дип әйтте.

«Әгәр безнең Байден администрациясе белән эш башкача корылган булса, әгәр Украинаны чит кулларда җимергеч коралга әйләндермәсәләр, әгәр моның өчен безнең чикләргә якынайган Төньяк-Атлантика блогын кулланмасалар, әгәр Украина ахыр чиктә үзенең бәйсезлеген, реаль суверенитетын саклап калса, моны (Украинадагы низагны – ред. иск.) булдырмый калырга мөмкин иде», - дип искәртте дәүләт башлыгы.

Моннан тыш, Россия лидеры билгеләп үткәнчә, Европа Украинадагы низагка даими рәвештә ут өстәп тора.

«Кызганыч ки, әлегә сугыш хәрәкәтләрен туктатып булмады. Әмма моның өчен күпчелек түгел, ә азчылык, беренче чиратта, низагка даими рәвештә ут өстәүче Европа җаваплы. Һәм, минемчә, бүген анда башка максат юк та бугай», - дип белдерде Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot