Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: Украина Кораллы көчләре Көнбатышның еракка атучы коралын Россиягә каршы кулланды
Украина Кораллы көчләре Брянск һәм Курск өлкәләрендәге хәрби объектларга Көнбатышның еракка ата торган коралы белән һөҗүм ясады. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгатендә белдерде, дип яза «Татар-информ».
Һөҗүмнәр 19 ноябрьдә АКШ җитештергән алты ATACMS оператив-тактик ракета һәм 21 ноябрьдә Британиянең Storm Shadow һәм Американың HIMARS системалары белән башкарылган.
«Көнбатыш тарафыннан Украинада тудырылган конфликт эскалациясенә курсны дәвам итеп, АКШ һәм аларның НАТО буенча союздашлары Россия Федерациясе территориясендә еракка атучы югары төгәллекле корал системаларын куллануга рөхсәт бирүләре турында белдергәннәр иде.
Экспертларга яхшы билгеле һәм Россия ягы бу турында берничә тапкыр белдергәнчә, мондый коралны җитештерүче илләрнең хәрби белгечләренең турыдан-туры катнашыннан башка куллану мөмкин түгел», - дип белдерде Россия Президенты.
Владимир Путин белдергәнчә, Украинадагы төбәк конфликты шуннан соң глобаль характердагы элементлар алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз