news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Украина гражданлыгыннан баш тартуны тикшерү тәртибен раслады

Россия Президенты Владимир Путин Украина гражданлыгыннан баш тартып, әмма Украина документларыннан файдалануны дәвам иткән Россия гражданнарын тикшерү тәртибенә үзгәрешләр кертте. Тиешле указ хокукый актлар порталында чыккан.

Документ буенча, хәзер тикшерү уздыру турында карарны вәкаләтле территориаль орган җитәкчесе генә түгел, ә аның урынбасары да кабул итә ала.

Регламентның 18 пункты яңа редакциядә бирелгән: Эчке эшләр министрлыгы вазифаи заты яисә вәкаләтле территориаль орган әзерләнгән бәяләмә РФ Эчке эшләр министрлыгының гражданлык һәм чит ил гражданнарын теркәү мәсьәләләре хезмәте башлыгы урынбасары яки Россия Эчке эшләр министрлыгының Төбәк дәрәҗәсендәге территориаль органының миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе башлыгы белән килештерелергә тиеш.

Искәртеп үтик, Россия гражданнары өчен Украина гражданлыгыннан баш тарту тәртибен җайга сала торган указ 2023 елның июлендә гамәлгә керде. Ул баш тарту турында белдерүчеләр, гражданлыктан рәсми чыгу белән бәйле очраклардан тыш, Украина паспортын кулланырга тиеш түгел, дип күздә тота. Бу таләпне бозган очракта бирелгән гариза дөрес түгел дип таныла, ә гражданин Украина гражданлыгына ия дип саналуын дәвам итә. Гаризаны кабат 10 елдан соң гына бирергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot