news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Украина буенча инициативасы турында Көнбатыштан нәкъ шундый реакция көткәнен әйтте

Путин Украина буенча инициативасы турында Көнбатыштан нәкъ шундый реакция көткәнен әйтте
Фото: kremlin.ru

Украинада низаг тәмамлану өчен тәкъдим ителгән шартларга Көнбатыш илләренең реакциясе көтелгән иде. РФ Президенты Владимир Путин аның Вьетнамга сәфәре барышында оештырылган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Мин беренче этапта нәкъ шундый реакция көткән идем. Әмма соңрак нәрсә булачагын вакыт күрсәтер. Барысы да җирдә вазгыятьнең ничек үзгәрүенә бәйле булачак», - дип искәртте Россия лидеры.

«Безнең тәкъдимнәргә карата мондый нигилизм мәңге сакланыр дип уйламыйм. Барыбер нәрсә булса да үзгәрер. Шул исәптән, җирдәге вазгыятькә бәйле рәвештә, безнең шартлар да үзгәрәчәк», – дип искәртте ул.

«Без кулуарда сөйләшүләр алып бардык, һәм бу өмет чыннан да әлегә акланмады», - диде Путин, аңа юлланган сорауларның берсенә җавап биреп.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Путин Украина белән тыныч сөйләшүләр башлау өчен шартларны атаган иде. Украина Хөкүмәте әлеге тәкъдимнәрне кире какты.

news_right_1
news_right_2
news_bot