Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Украина белән сөйләшүләргә әзерлеген раслады
Россия Президенты Владимир Путин Украина ягы белән диалогка әзерлеген раслады. Сөйләшүләр өчен нигез буларак «Истанбул килешүләре» кулланылырга мөмкин, дип хәбәр итә РИА «Новости» Кремльнең матбугат хезмәте башлыгы Дмитрий Песковка сылтама белән.
«Истанбул килешүе»нең төп пунктларының берсе Россия гаскәрләрен 2022 елның 24 февраленә кадәрге позицияләргә чыгару һәм Украинаның НАТОга керүдән баш тартуы иде. Әмма 2022 елдан Донецк бассейны төбәкләре Россиянең бер өлеше булды.
«Шуннан бирле күп үзгәрешләр булды, Конституциядә ике ел элек булмаган яңа субъектлар теркәлде», - диде Песков.
Песков шулай ук бу бары тик әзерлекнең чагылышы гына, әлегә диалогка әзерлек турында сүз дә юк, дип аңлатты.
«Әлегә вазгыять берничек тә үзгәрмәде, Украина Президентының РФ белән нинди дә булса сөйләшүләр алып баруны тыю күрсәтмәсе бар, шуңа күрә потенциаль детальләр турында нинди дә булса сораулар хәзер урынлы түгел», - дип өстәде Путинның матбугат сәркатибе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз