news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Уфаның юбилеен бәйрәм итүгә әзерлекне хуплады

Путин белән Хәбировның очрашуы дәүләт башлыгының Башкортстанга визиты кысаларында узды.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Уфаның юбилеена әзерлекне Россия Президенты Владимир Путин хуплады. Бу турыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген республика хөкүмәтендә оператив киңәшмәдә сөйләде, дип яза «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

«Без, әлбәттә, Уфаның 450 еллыгы турында сөйләштек, — дип басма төбәк башлыгының сүзләрен китерә. Мин Президентка безне хуплаганы өчен рәхмәт әйттем, бу чарага нәкъ менә Президент федераль дәрәҗәдәге статус бирде».

Хәбиров очрашуда Уфаның 450 еллыгына мөһим объектлар төзү турында сүз баруы турында сөйләде. 

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Путин белән Хәбировның очрашуы дәүләт башлыгының Башкортстанга визиты кысаларында узды. Путин Хәбировның игътибарын өлешчеләр һәм суның сыйфаты белән бәйле проблемаларга юнәлтте.

Хәбиров хәбәр иткәнчә, очрашуда Евразия фәнни-мәгариф үзәге, Башкортстанның «Приоритет 2030» программасында катнашуы һәм республикада карбон полигонын төзү проектын гамәлгә ашыру турында сүз барды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100