news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Уфада завод эшчесен кочаклаган

“Совет заманындагы традициягә кайтырга була, әлбәттә, ләкин моны эшләргә кирәкме, юкмы, анысын уйлашырбыз”, - дигән Владимир Путин.

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Уфа мотор төзелеше производство берләшмәсендә эшче Владимир Путиннан предприятиеләрне бүләкләү гадәтен кире кайтаруны сораган. Президент бу эшчене ”кочаклап үбәргә” кирәк, дип әйткән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Агентлык хәбәр иткәнчә, эшче хезмәт коллективларын бүләкләү традициясен кире кайтаруны сораган һәм шул сораудан соң, Путин аны кочаклап алган. 

Шул ук вакытта Владимир Путин, хәзер дә, СССР заманындагы кебек үк, һәр кешене “Шәхси казанышлары һәм уңышлары” өчен бүләклиләр, дип искәрткән. Ул предприятиеләргә Президенттан рәхмәт хатлары һәм грамоталар да бирелүен әйткән.

“Совет заманындагы традициягә кайтырга була, әлбәттә, ләкин моны эшләргә кирәкме, юкмы, анысын уйлашырбыз”, - дигән Владимир Путин.

Исегезгә төшерәбез, бүген Владимир Путин Уфада сәфәрдә, шуннан соң ул Татарстанга киләчәк.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot