news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин тыгыз сәфәрләр графигыннан соң ял итәргә өлгерү-өлгермәве турында әйтте

Югары хәрби уку йортларын тәмамлаучылар Россия Президенты Владимир Путиннан ил җитәкчесенең тыгыз эш графигына ничек түзүе турында сорады. Искәртик, бу атнада дәүләт башлыгы эш сәфәре белән Якутиядә, шулай ук дәүләт сәфәре белән Корея Халык-Демократик Республикасы һәм Вьетнамда булып кайтты.

«Менә мин сезнең белән очрашам. Шушындый егетләр, кызлар белән очрашу, сөйләшү – ул ял», – диде дәүләт башлыгы. Видеоязма журналист Павел Зарубинның телеграм-каналында урнаштырылган.

Президент чит илләргә сәфәрләре вакытында һава торышы уңайсызлыклар тудыруы турында әйтте: «Бик эссе иде. +34..+37 градус».

Элегрәк журналистлар РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковтан дәүләт башлыгы җәен отпуск ялына китәргә планлаштырамы, дип сорады. Кремль вәкиле «әлегә билгеле түгел», дип җавап кайтарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot