news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин тузган тораклар турында уйларга ышандырды

Россия Президенты авария хәлендәге йортлардан күчерү программасының төгәлләнүен җиткерде.

Путин тузган тораклар турында уйларга ышандырды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин 2012 ел башында авария хәлендә дип табылган торакта яшәүчеләрне яңа йортларга күчерү программасының төгәлләнүен җиткергән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

“Гомумән алганда, авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы нигезендә 2017 елда 684 мең кеше фатирга күченәчәк”, – дип җиткергән дәүләт башлыгы Россия Президенты карамагындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар советы утырышында.

Шул ук вакытта Путин “авария хәлендәге йортлар турында тулаем уйларга кирәк булыр”, дип билгеләп үткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot