news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин туроператорларга электрон юллама формалаштырырга кушты

РФ Президенты Владимир Путин туроператорларга юлламалар турындагы мәгълүматларны электрон юлламалар бердәм мәгълүмат системасына кертүне таләп итә торган законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән.

Законда әйтелгәнчә, туроператорның туристик продуктны электрон юллама формалаштырмыйча гына сату таләбен бозуы аны бердәм федераль реестрдан чыгару өчен сәбәп булачак.

Тиздән туроператорлар турист белән төзелгән килешүдәге мәгълүматларны, бердәм мәгълүмат системасына тапшырмый торып, юллама сата алмаячак. Турагент тәкъдим формалаштырган туроператорга бердәм электрон система эшчәнлеге кагыйдәләре белән билгеләнгән тәртиптә һәм срокта килешү төзү турында белдерү кәгазе тапшырырга тиеш булачак.

«Турист һәм (яки) туристик продуктның башка заказчысы белән язмача, шул исәптән электрон документ формасында килешү төзелгән очракта, турист яки туристлар, аларның сәяхәте турында мәгълүматлар ике дәрәҗәле штрих-код (QR-код) рәвешендә чагылыш табачак», - диелә закон текстында.

«Электрон юллама» системасы кулланучыларны намуссыз компанияләрдән саклар һәм туроператорлар тарафыннан клиентлар алдындагы йөкләмәләрнең үтәлешенә гарантия бирер дип көтелә. Клиентлар исә килешү номеры буенча турның статусын күзәтә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100