news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин туристик кэшбэкның күләмен арттырырга кушты

РФ Президенты Владимир Путин туристик кешбэкның күләмен арттырырга кушты. Мәсәлән, Ерак Көнчыгышка барганда исәп-хисап счетына 40 мең сумга кадәр акча кайтарылырга тиеш.

Әлеге йөкләмә Кремль сайтында урнаштырылган. Йөкләмәне үтәү вакыты 2022 елның 30 сентябренә кадәр билгеләнгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, көз көне Россиядә ил буйлап сәяхәт итү өчен туристик кешбэкның яңа этабы башланачак. Ростуризм аны үткәрүгә акча резервлаган инде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100