news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин түрәләргә кыйммәтле ташлардан ясалган бүләкләрен Дәүләт фондына тапшырырга кушты

Түрәләр кыйммәтле металл һәм кыйммәтле ташлардан ясалган һәм үзләре сатып алмаган бүләкләрне РФ Кыйммәтле металл һәм кыйммәтле ташлар дәүләт фондына тапшырырга тиеш булачак. Тиешле боерыкны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.

Документтан күренгәнчә, мондый бүләкләр Кыйммәтле ташлар һәм кыйммәтле металллар дәүләт фондына кертү өчен, Россия саклау министрлыгына тапшырылачак.

Элегрәк кыйммәтле бүләкләрне Кремль хакимияте, Президент эшләре белән идарә итү, шулай ук федераль яки региональ хакимият органнары эше өчен кулланырга мөмкин иде.

Кыйммәтле әйберләрне Саклау фондына, бүләкнең кая тапшырылуына карап, федераль башкарма хакимият органының вәкаләтле бүлекчәсе яки хакимиятнең төбәк органы бүлекчәсе эшләре белән идарә итүче тапшырачак, дип аңлатыла документта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100