Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин туберкулезга каршы көрәштә Россиянең уңышлары турында белдерде
8 елда Россиядә туберкулездан үлүчеләр саны 66 процентка кимегән.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). 8 елда Россиядә туберкулездан үлүчеләр саны 66 проценттан артыкка кимегән. Ил өчен бу тендицияне дәвам итү өстенлекле бурыч булып тора. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының туберкулез темасына багышланган конференциясендәге чыгышында белдерде, дип яза ТАСС.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, бүген Россиядә авыру чыганагына генетик анализ ясауны исәпкә алып, туберкулезны дәвалауда индивидуаль ысул куллану кертелә. Шулай ук биотехнологияләргә нигезләнеп заманча вакциналар һәм тестлар булдырыла.
Владимир Путин туберкулез эпидемиясен җиңүне БДБның ныклы үсеше максатларының берсе булуын һәм 2035 елга дөньяда бу авырудан үлүчеләр саны 95 процентка, авыручылар саны 90 процентка кимергә тиешлеген искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз