Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин традицион зур гаилә идеясен тренд итәргә чакырды
Россия Президенты Владимир Путин «Яңа заман өчен көчле идеяләр» стратегик инициативалар агентлыгы форумының пленар сессиясендә катнашучыларны күп балалы традицион гаиләне популярлаштыруга ярдәм итәргә чакырды. Аның сүзләрен ТАСС китерә.
Төрле өлкә вәкилләре иҗади алымнар куллану һәм креатив фикерләү ярдәмендә гаилә кыйммәтләре, ана булу һәм балачакны пропагандалауның нәтиҗәле ысулларын таба алачак, дип ышаныч белдерде Путин.
Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, нәкъ менә шундый кешеләр традицион зур гаилә идеясен илнең үсешенең заманча һәм илһамландыручы трендына әйләндерергә сәләтле. Ул пленар сессиядә катнашучыларны моны эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе итәргә чакырды.
Традицион кыйммәтләрне үстерү «Гаилә» илкүләм проектының максатларына туры килә.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов гаиләләргә ярдәм итү һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау мәсьәләләренең өстенлекле бурыч булуын күп тапкыр ассызыклады.
«Гаиләләргә ярдәм итү – безнең эшнең өстенлекле юнәлеше. Гаилә – күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, һәр кеше өчен ышанычлы тыл һәм таяныч. Ул традицион кыйммәтләрне ныгыта, буыннар дәвамчанлыгын саклый», - диде Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз