news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Мөхәммәтҗановны вазифасыннан азат итте

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары, генерал-майор Фәргать Мөхәммәтҗанов вазифасыннан китә. «Татар-информ» агентлыгы мәгълүматлары буенча, РФ Президенты Владимир Путин шул хактагы указга кул куйган.

Мөхәммәтҗанов Фәргать Усман улы

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары

1963 елның 30 ноябрендә ТАССРның Чүпрәле районы Иске Ишле авылында туган.

1992 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган.

1988-1991 елларда Казан шәһәре Эчке эшләр бүлегенең Вахитов районы буенча милиция участок инспекторы булып эшли. 1995-2006 елларда Эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары – Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсенең Вахитов районы иҗтимагый иминлек милициясе башлыгы була. 2009-2011 елларда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы штабы башлыгы урынбасары вазифасын били. 12 ел җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары булып эшли.

2023 елның июнендә Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары итеп билгеләнә.

Дәүләт, республика һәм ведомство бүләкләренә ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot