Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин тоткыннарга балалары белән төрмәдән читтә озаклап күрешергә рөхсәт итте
Басылып чыккан канун 14 яшькә кадәрге баланың хөкем ителгән әти-әнисеннән башка кешесе булмаган очракларга кагыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Россия президенты Владимир Путин тарафыннан тоткыннарга балалары белән төрмәдән читтә озаклап күрешү мөмкинлеген биргән Федераль канун имзаланган. Басылып чыккан канун 14 яшькә кадәрге баланың хөкем ителгән әти-әнисеннән башка кешесе булмаган очракларга кагыла.
Тоткыннарга өстәмә күрешүләр ял һәм бәйрәм көннәрендә бирелергә мөмкин. Хөкем ителгән хатын-кызларга төзәтү колонияләрендәге балалар йортларында балалары булганда, аларны туганнарына яки балалар йортына урнаштыру өчен 15 тәүлеккә кадәр колониядән читкә чыгарга мөмкин булачак. Бу хакта “ Коммерсант” хәбәр итә.
Моннан тыш, озак вакытлы күрешүне инвалид балалары булган ата-аналарга да рөхсәт итәчәкләр. Әлеге чаралар югары җәзага хөкем ителгән аеруча куркыныч җинаятьчеләргә, каты авыруларга кагылмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз