news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин торакны бушлай хосусыйлаштыруның вакытын чикләмәү канунына кул куйган

Хәзерге вакытта дәүләттә фатирларның 78 проценты хосусыйлаштырылган.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең аерым канун актларының үз көчен югалтуын тану турында федераль законга кул куйган. Бу хакта “Российская газета” яза.

Шушы үзгәрешләр белән Россия гражданнарына торакны хосусыйлаштыру вакыты чикләнмәгәнми торган булды. 15 февраль көнне Федерация Советы тарафыннан хупланган документ бүген хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылды.

Аннан алда бушлай хосусыйлаштыру 2017 елның 1 мартында тәмамланыр дип исәпләнде. Аны кырымлылар, аварияле йортлардан күчерелергә тиешле кешеләр һәм ятим балалар өчен генә 2020 елга кадәр озайту каралган иде.

Россия Федерациясе президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Владимир Путинны һәрвакытта да торакны хосусыйлаштыру вакытын чикләнмәгән итү фикере тарафдары булуын җиткергән. Шул ук фикер яклы булуын Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев та белдергән.

Искәртеп үтик, хәзерге вакытта дәүләттә фатирларның 78 проценты хосусыйлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100