news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин торак шартларын яхшырту буенча РФ Дәүләт Советы президиум утырышын үткәрергә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының торак базарын үстерү һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча эшче төркемен җитәкли.

Путин торак шартларын яхшырту буенча РФ Дәүләт Советы президиум утырышын үткәрергә кушты
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Казанда РФ Дәүләт Советының торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыруга багышланган киңәйтелгән президиум утырышын үткәрергә йөкләмә бирде. Хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән РФ Президенты боерыгында шул хакта сүз бара.

«2019 елның 10-12 февралендә Казанда «Халыкның тормыш шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары эше турында» РФ Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышын үткәрергә», - диелә документ текстында.

«Татар-информ» агентлыгына мәгълүм булганча, республикада утырышка әзерлек мәсьәләләре белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы шөгыльләнә. Утырышта ипотека буенча ставкаларны киметү, алданган өлешчеләр проблемасы, эскроу-счетлар кулланып өлешкә кереп йорт төзүнең яңа схемаларына бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар.

РФ Президенты Владимир Путин 2018 елның декабрендә ил үсешендәге төп юнәлешләр буенча РФ Дәүләт Советының 16 эшче төркемен оештырды, аларны төбәк башлыкларына җитәкләргә йөкләмә бирде. Торак базарын үстерү һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча эшче төркемне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100