news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин, Токаев һәм Мирзиёев Үзбәкстанга Россия газын җибәрүгә старт бирде

Ике ел эчендә Россия Үзбәкстанга 2,8 млрд куб. метр газ җибәрәчәк. Бу хакта Казахстан аша ягулык җибәрү тантанасында Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

Тантанада Үзбәкстан лидеры Шәүкәт Мирзиёев һәм Казахстан башлыгы Касыйм-Җомарт Токаев та катнашты.

Путин билгеләп үткәнчә, өч илдә объектларны диагностикалау, ремонтлау һәм модернизацияләү, шул исәптән күптән кулланылмаган объектлар буенча кыска вакыт эчендә зур эш башкарылган.

«Әлеге проектны гамәлгә ашыру өч дәүләт өчен дә ачык нәтиҗәгә китерәчәк, — дип ассызыклады Россия Президенты. — Үзбәкстан энергия белән тәэмин итүдә өстәмә чыганак алачак. Ул йорт хуҗалыклары һәм социаль әһәмиятле объектларга өзлексез җылылык һәм электр энергиясе бирүне гарантияләячәк. Казахстан үзенең төньяк һәм көнчыгыш төбәкләрен газлаштыру мәсьәләсен хәл итә алачак. «Газпром» инде тиешле маршрутларны һәм газ бирү параметрларын эшли».

Россия өчен исә бу проект аның ышанычлы тәэмин итүче статусының чираттагы дәлиле булып тора. Мәскәү хезмәттәшлекне тагын да киңәйтүгә ачык, дип белдерде дәүләт башлыгы.

«Мондый масштаблы, үзара файдалы һәм социаль әһәмиятле проектны оператив гамәлгә ашыру Россия, Казахстан һәм Үзбәкстанның иң катлаулы, теләсә нинди, иң амбициоз бурычларны хәл итәргә сәләтле булуын күрсәтте», — дип йомгаклады Владимир Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100