Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин төбәкләргә Федерация Советындагы үз сенаторларын алдан чакыртып алырга рөхсәт итте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Төбәкләр Федерация Советындагы үз вәкилләрен вакытыннан алда чакыртып ала алачак. Мондый вәкаләтләрне аларга Россия Президенты Владимир Путин бирде.
Закон Федерация Советы сенаторларына һәм парламентарийларга мондый вәкаләтләр биргән төбәкләргә кагыла.
«Россия Федерациясе сенаторы – Россия Федерациясе субъектыннан вәкил – Россия Федерациясе сенаторы вәкаләтләрен бирү турында карар кабул иткән Россия Федерациясе субъектының дәүләт хакимияте органы тәкъдиме буенча Федерация Советы карары белән вәкаләтләре срогы тәмамланганчы кире чакырылырга мөмкин», - дип билгеләп үтелә хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыккан документта.
Сенатор билгеләнгәннән соң бер ел дәвамында, шулай ук аның вәкаләтләре тәмамлануга өч ай кала, тәкъдим кертергә ярамый, дип төгәлләштерелә. Әгәр документ кире кагылган булса, аны кабат Федерация Советына ярты елдан соң гына кертергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз