news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин төбәкләрдә юллар салуга өстәмә 120 млрд бүлеп бирергә боерды

Агымдагы елда автомобиль юлларын төзү, реконструкцияләү һәм төзекләндерү өчен федераль бюджеттан өстәмә 120 млрд сум бүлеп биреләчәк. Бу карарны Россия Президенты Владимир Путин бирде. 
Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмә йомгаклары буенча карарлар исемлеге Мәскәү Кремле сайтында бастырылган. 
Россия Хөкүмәте 15 майга кадәр “2022 елда төбәк, муниципаль һәм җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларын төзү, реконструкцияләү һәм төзекләндерү өчен федераль бюджеттан кимендә 120 млрд сум бүлеп бирүне” тәэмин итәргә тиеш. 
Йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп Россия Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot