Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин төбәкләрдә медицина хезмәткәрләренә айлык түләү арту турында хәбәр итәргә кушты
Россия Хөкүмәте медицина хезмәткәрләренең кайсыберләренә ай саен махсус социаль түләүләрне арттыру өчен чаралар күрергә тиеш. Мондый йөкләмәне Президент Владимир Путин бирде.
Аларны район үзәкләрендә, кечкенә шәһәрләрдә һәм авыл җирлекләрендә сәламәтлек саклау беренчел звеносы оешмаларында эшләүче табиблар ала.
«Халык саны 50 меңнән 100 меңгә кадәр булган торак пунктлар өчен: табибларга — 29 мең сум, урта медицина персоналына — 13 мең сум; халык саны 50 меңгә кадәр булган торак пунктлар өчен: табибларга — 50 мең сум, урта медицина персоналына — 30 мең сум», — диелгән Кремль сайтындагы исемлектә.
Хөкүмәт йөкләмәнең үтәлеше турында 2024 елның 1 маена кадәр хисап тотарга, ә алга таба квартал саен хисап бирергә тиеш була.
Искәртик, Киләчәк технологияләр форумының пленар сессиясендә Президент 1 марттан сәламәтлек саклау беренчел звеносы медицина хезмәткәрләренә түләүләрне арттыру өчен чыгыш ясады. Анда ул белгечләр 2024 елның апрелендә үк югары социаль түләүләр алсын өчен мөмкин кадәр барысы да эшләнәчәк, дип билгеләгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз