Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин төбәкләрдә җәмәгать транспортын модернизацияләү программасын дәвам итәргә йөкләде
Россиядә җәмәгать транспортын модернизацияләү программасын дәвам итәргә, шулай ук аның темпларын да үстерергә кирәк. Бу хакта яңа техниканы төбәкләргә тапшыру тантанасында РФ Президенты Владимир Путин белдерде.
Ул әлеге йөкләмәләрнең август аенда ук бирелүен искәртте. «Кешеләрнең тормыш сыйфаты, сәнәгать, туризм һәм сәүдә әйләнеше үсеше, илкүләм икътисадның ныгуы транспорт комплексына бәйле», - диде ул.
Җәмәгать транспорты популярлаша бара. Кешеләр аны тиз йөргәнгә һәм экономияле булганга сайлый. Бер елда автобус, трамвай һәм троллейбус 10 миллиардтан артык пассажирны йөртә. Шуңа күрә транспорт системасын зур шәһәрләр белән беррәттән кече, урта шәһәрләрдә, авыл территорияләрендә дә яңарту мөһим.
Бер елда Федерация субъектлары 5,5 мең автобус, электробус һәм трамвай алачак. Киләсе ел башында махсус казначылык кредитлары хисабына тагын 3 мең автобус бирелә.
Транспорт челтәрен яңартуда мөһим өлешне техника җитештерү, махсуслаштырылган предприятиеләрнең йөкләнеше дә тәшкил итә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан казначылык кредитлары программасы буенча якынча 1,4 млрд сум алачак. Акча районнардагы 12 шәһәргә җибәрелә, алар төрле сыйдырышлы 121 автобус сатып алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз