news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин төбәк башлыкларын халык белән ачык диалогка чакырды

Путин төбәк башлыкларын халык белән ачык диалогка чакырды
Фото: kremlin.ru

Россия Федерациясенең барлык төбәк җитәкчеләре халык белән ачык диалогка һәрвакыт әзер булырга тиеш. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

«Хөрмәтле хезмәттәшләр, кабат ассызыклыйм: югары дәрәҗәдә ышаныч — ул югары җаваплылык. Һәм төп критерий — бу эшегезнең нәтиҗәлелеге, кешеләрнең бу эш турында фикере, нәрсә эшләгәнегезне аларның бәяләве. Сез һәрвакыт халык белән турыдан-туры, намуслы диалогка ачык булырсыз, үз гамәлләрегез һәм карарларыгызда аларның мәнфәгать һәм ихтыяҗыннан чыгып эш итәрсез дип өметләнәм», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы төбәкләрнең сайланган җитәкчеләре белән очрашуда.

Путин сүзләренчә, сайлаулар вакытында күрсәтелгән ышаныч дәрәҗәсе губернаторларга кешеләрнең өметләрен аклау өчен тагын да зуррак җаваплылык йөкли.

«Ышанам, сез моны аңлыйсыз һәм эшчәнлегегез сайлаучыларның, төбәкләрдә яшәүчеләрнең уңай үзгәрешләргә, тормыш сыйфатын һәм дәрәҗәсен күтәрүгә өметләрен аклау өчен максималь юнәлдерелгәндер», — дип ассызыклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot