Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: ТКХ өлкәсендәге идарәче компанияләрне акча агымыннан өзәргә кирәк
Аның сүзләренчә, биредә проблема шунда: әлеге идарәче компанияләр коммуналь түләүләр өчен дә акча җыя.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге идарәче компанияләрне акча агымыннан өзәргә һәм моны якын арада эшләргә кирәк, дип белдерде Владимир Путин еллык матбугат конференциясендә.
Аның сүзләренчә, биредә проблема шунда: әлеге идарәче компанияләр коммуналь түләүләр өчен дә акча җыя. Моңа ресурслар белән тәэмин итүчеләргә адресланган барлык түләүләр (газ, электр, су өчен һ.б.) керә.
«Идарәче компания башта боларның барысы өчен дә акча җыеп, аннары шул исәптән ресурс оешмалары белән дә исәп-хисап ясый. Әмма алар моны һәрвакытта да тулы күләмдә һәм вакытында эшләми. Һәм моңа бик азлар гына игътибар итә. Әлеге уңайдан нәрсә эшләргә соң? Идарәче компанияләрне акча агымыннан өзәргә һәм моны якын арада эшләргә кирәк», - диде Путин һәм мондый закон проекты инде бар, дип искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз