news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин тиздән Си Цзиньпин белән очрашуы турында хәбәр итте

Россия Президенты Владимир Путин тиздән Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән очрашачагы турында хәбәр итте. ТАСС шул хакта яза.

«Тиздән бездә чаралар һәм очрашу булачак», - дип сөйләде ул «Разговор о важном» ачык дәресендә.

Bloomberg агентлыгы аноним чыганакларга сылтама белән язганча, октябрьдә Путин «Один пояс, один путь» форумында катнашу өчен Кытайга бара. Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин соңгы тапкыр Россиягә агымдагы елның мартында килгән һәм шәхсән үзе Россиядәге хезмәттәшен чарада катнашырга чакырган. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков 28 августта хәбәр иткәнчә, көз Россия Президентын берничә чит ил сәфәре көтә, әмма алар турында алдан игълан итмәячәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot