Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин тимер юлчыларны бәйрәм белән котлады
Россия Президенты Владимир Путин тимер юл транспорты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Быел Мәскәү белән Санкт-Петербургны тоташтырган гомумдәүләт әһәмиятендәге беренче тимер юлга 175 ел тула. Котлау кремль матбугат хезмәте тарафыннан бастырылган.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, тимер юл транспорты илнең заманча транспорт челтәрен формалаштыруда мөһим роль уйнаган. Тимер юлларның үсеше Россиянең оборона сәләтен ныгытуга һәм икътисади үсешенә, аның территорияләрен үзләштерүгә, эшлекле активлыкны үстерүгә һәм социаль бурычларны хәл итүгә ярдәм итте. Моннан тыш, тимер юл элемтәсе халыкның мобильлеген сизелерлек арттырды.
«Аерым билгеләп үтәм, ул вакытта яңа трассалар төзегәндә гамәлгә ашырылган техник, инженерлык карарлары һәм новацияләр үз чорының барлык алдынгы идеяләренең гәүдәләнеше булды. Шуннан бирле Россия тимер юллары безнең илдә ышанычлылык һәм прогресс символларының берсенә әверелде», – диде Путин.
Президент Бөек Ватан сугышы елларында тимер юлчыларның илне саклауга керткән өлешләрен аерым билгеләп үтте. Ул шулай ук Россия тимер юллары хезмәткәрләренең хәзерге вакыттагы эшен ассызыклады: алар махсус хәрби операциядә катнашучы Россия гаскәрләрен тәэмин итәләр, чик буе районнарында яшәүчеләргә кирәкле йөкләр китерәләр һәм Донбассның азат ителгән территорияләрендә тимер юл элемтәсен торгызалар.
Путин шулай ук билгеләп үткәнчә, Россия тимер юлчылары яңа технологияләр кертә, электрон логистика һәм цифрлы сервисларны үстерә, куркынычсызлыкны һәм ташу тизлеген арттыра, шулай ук йөк һәм пассажирлар хәрәкәтен тагын да уңайлырак итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз