news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Тикшерү органнары җәмгыять һәм Россиянең мәнфәгатьләрен яклауга зур өлеш кертә

Путин: Тикшерү органнары җәмгыять һәм Россиянең мәнфәгатьләрен яклауга зур өлеш кертә
Фото: kremlin.ru

Президент Владимир Путин тикшерү органнары хезмәткәрләре һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм аларга ныклыклары, принципиальлекләре, нәтиҗәле намуслы хезмәтләре, үз вазифаларына тугрылыклары һәм иң яхшы традицияләргә тиңләшергә омтылулары өчен рәхмәт белдерде.

«Эчке эшләр министрлыгы, Тикшерү комитеты һәм Федераль иминлек хезмәтенең тикшерү органнары хезмәткәрләре ришвәтчелек, террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәшкә, җәмгыять һәм дәүләтнең мәнфәгатьләрен, гражданнарның тормышын, иминлеген, аларның хокукларын һәм иреген яклауга алыштыргысыз, зур өлеш кертә», — ди дәүләт башлыгы Кремль сайтында чыккан видеомөрәҗәгатендә.

Путин билгеләп үткәнчә, бүгенге динамик үзгәрешләр, технологик революция, локаль низаглар, миграция агымнары һәм киләчәк базарлары формалашу чорында яңа куркынычлар да барлыкка килә — киберкуркынычлар, наркотиклар сату, виртуаль һәм финанс киңлегендә чын криминаль синдикатлар һәм башкалар. Белгечләр мондый чакыруларга дөрес һәм оператив җавап бирергә, тикшерү методларын камилләштерергә, җинаятьләрне ачарга һәм булдырмый калырга ярдәм итә торган алдынгы алымнар һәм цифрлы ысуллар кулланырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot