news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин террорчылык өчен гомерлек җәза билгеләү турында закон имзалады

Россия Президенты Владимир Путин террорчылыкка ярдәм күрсәтү һәм балигъ булмаганнарны диверсияләргә җәлеп итү өчен җәзаны кырысландыручы үзгәрешләрне раслады. Документ хокукый актлар порталында урнаштырылган.

Яңа закон яшүсмерләрне диверсияләргә җәлеп итү һәм вербовкалау өчен зуррак җаваплылык кертә. Моның өчен хәзер гомерлеккә иректән мәхрүм итү яки зур штраф һәм 20 елга кадәр төрмәгә утырту яный.

Террорчылык эшчәнлегенә ярдәм күрсәткән өчен хәзер шулай ук гомерлеккә иректән мәхрүм итү яки 20 елга кадәр төрмәгә утырту һәм 1 миллион сумга кадәр штраф каралган. Моннан тыш, бу җәзаны куллану яше 14 яшькә кадәр киметелде.

Яңа федераль закон үз көченә керде.

news_right_1
news_right_2
news_bot