news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Территорияләр арасында транспорт элемтәсе - Россия үсеше драйверларының берсе

Ул дәүләтнең төп бурычларының берсе — халыкның мобильлеген арттыру булуын искәртте.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Территорияләр, шул исәптән кече шәһәрләр арасында транспорт элемтәсе — бөтен ил өчен үсеш драйверларының берсе. Бу максатларга зур ресурслар бүлеп бирелер дип планлаштырыла, дип сөйләде журналистлар белән ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин.

«Россия шәһәрләре шактый энергияле үсеш ала. Әмма хәзер иң беренче чиратта кече шәһәрләрне үстерүгә игътибар бирергә кирәк. Без, барыннан да элек, инфраструктураны үстерү һәм территорияләрнең тимер, автомобиль һәм башка юллар буенча бәйләнешен үстерүгә көч куячакбыз. Моңа без бик күп ресурслар кертергә планлаштырабыз», — диде дәүләт башлыгы.

Ул транспорт элемтәсеннән күп нәрсә бәйле булуын, чөнки бу уңайлы шәһәр мохите факторларының берсе икәнлеген әйтте һәм дәүләтнең төп бурычларының берсе — халыкның мобильлеген арттыру, диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot