Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин телефоннан Эрдоганны сайлауда җиңүе белән котлады
Россия Президенты Владимир Путин телефоннан сөйләшкәндә төрек лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоганны дәүләт башлыгы вазифасына яңадан сайлануы белән котлады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, Путин Эрдоганның Россия-Төркия мөнәсәбәтләре үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
Россия Президенты фикеренчә, «Төркия халкы тарафыннан лидерына күрсәтелгән ярдәм төрле юнәлешләрдә икеяклы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен өстәмә перспективалар ача».
Төркия Президенты үз чиратында «киләчәктә бөтен актуаль көн тәртибе буенча уртак эш алып барырга» әзер булуын раслады. Алар шәхси элемтәне дәвам итү турында сүз куешты.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Төркиянең хәзерге лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган дәүләт башлыгы сайлауларында икенче турда җиңү яулады. Ул оппозиция кандидаты Кемаль Кылычдароглудан өстен чыкты. Владимир Путин кичә кич белән сәясәтчене яңадан сайлануы белән котлаган иде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та Эрдоганны котлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз