Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: Тел һәм гореф-гадәтләрнең күптөрлелеге – Россиянең бәяләп бетергесез байлыгы
Илдә азсанлы төп халыкларны саклау һәм аларга ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирелә.
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Россиядә 200гә якын милләт вәкиле дус-тату гомер кичерә, аларның телләре һәм мәдәниятләренең күптөрлелеге – илнең һәм анда яшәүчеләрнең бәяләп бетергесез байлыгы.
Россия Президенты Владимир Путин Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышта яшәүче азсанлы төп халыкларның II форумында катнашучыларга юллаган сәламләү сүзләрендә шулай дип искәртте.
«Гореф-гадәтләр, традицияләр һәм телләрнең уникаль күптөрлелеге – бәяләп бетергесез уртак байлыгыбыз, без аның белән чын күңелдән горурланабыз. Бу җәһәттән Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышта яшәүче халыкларның үзенчәлекле мәдәнияте аерым урын алып тора», - диелә Кремльнең рәсми сайтында дөнья күргән телеграммада.
Путин Россиядә азсанлы төп халыкларга ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирелүен искәртте. Дәүләт аларның тормыш рәвешен, хуҗалык итү формасын һәм яшәү мохитен сакларга тырыша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз