news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин тавыштан тизрәк очучы пассажир самолеты булдыру идеясенә кайтырга тәкъдим итте

Россия дәүләте башлыгы Казанда узган Ту-160М стратегик ракетоносецын модернизацияләүне югары бәяләде.

Путин тавыштан тизрәк очучы пассажир самолеты булдыру идеясенә кайтырга тәкъдим итте
архив tatar-inform

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин тавыштан тизрәк хәрәкәт итә торган пассажир самолеты төзү идеясенә кайтырга тәкъдим итте. Бу хакта ул Казанда «Мәскәү» мәдәни үзәгендә җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда белдерде.

«Безгә хәзер зур тизлекле пассажир хәрәкәтенә кайтырга кирәк. Бу хакта уйларга кирәк», - дип белдерде ил Президенты.

Ул шулай ук Казанда бик яхшы проект — Ту-160М стратегик ракетоносецын модернизацияләү гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.

«Казанда без искиткеч Ту-160 проектын гамәлгә ашырдык, чынлыкта Кораллы көчләр өчен яңа машина булдырдык. Тавыштан тизрәк очучы көчле хәрби ракетоносец. Үзе генә түгел, аңа коралын да эшләп бетерделәр.

Барысы да сәгать кебек эшли, бик шәп. Шулай булгач, нишләп әле тавыштан тизрәк хәрәкәт итә торган пассажир самолеты булдырмаска?» - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Россия дәүләте башлыгы.

Узган елның гыйнварында Россия Президенты Владимир Путин модернизацияләнгән Ту-160М стратегик ракетоносецының демонстрацион очышын карады. Ул чакта ул тышкы яктан машина Ту-160, «әмма двигатель, очышның ераклыгы, куәте — барысы да башка», дип билгеләп үтте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot