news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин «Таттелеком»ның генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин белән очрашты

Россия Президенты Лотфулла Шәфигуллинны телевидениедәге чыгышын күргәннән соң чакырган.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар - информ”). Россия Президенты Владимир Путин «Таттелеком»ның генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин белән очрашты, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Очрашу Казан федераль университеты бинасында узды .

Лотфулла Шәфигуллин Татарстанда хәйрияче буларак билгеле. Ул биш музей төзергә, 17 авыл зиратын, биш мәчетне һәм Арчада Петр һәм Павел храмын төзекләндерергә ярдәм итте.

Life порталы язуынача, Путин «Таттелеком» директорын телевидениедәге чыгышын күргәннән соң чакырган. «Кичә очраклы рәвештә телевизор карадым, сез аңлаешлы итеп аңлаттыгыз. Татарстанда төрле дин вәкилләре үзләрен иркен тота, яраткан эшләре белән шөгыльләнә ала. Бу яктан Татарстан күтәренке атмосфера булдыруда күркәм үрнәк булып тора», - дигән Путин. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot