news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин «Татнефть» коллективын «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләде

РФ Президенты Владимир Путин «Татнефть» коллективын «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләде. Указ хокукый актлар порталында урнаштырылган.

«В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» гавәми акционерлык җәмгыяте (Татарстан Республикасы) коллективын нефть һәм газ сәнәгатен үстерүгә керткән зур өлеше, хезмәттә ирешкән уңышлары өчен «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләргә», – диелә указда.

«Татнефть» коллективыннан тыш, Путин «АвтоВАЗ» акционерлык җәмгыяте коллективын да шул ук орден белән бүләкләде. Компания коллективы бүләккә автомобиль сәнәгатен үстерүгә керткән зур өлеше һәм хезмәттә ирешкән уңышлары өчен лаек булды.

Шулай ук Путин Әлмәт театры коллективын мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен ордены белән бүләкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot