news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татфондбанк белән бәйле ситуацияне шәрехләде

Россия Үзәк Банкы Татарстан җитәкчелеге белән Татфондбанк белән бәйле хәлне чишүдә актив эш алып бара, диде Президент.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ").  Россия Үзәк Банкы Татарстан җитәкчелеге белән Татфондбанк белән бәйле хәлне чишүдә актив эш алып бара - алар кертемчеләрне, шул исәптән юридик затларны да, яклау юлларын эзли, диде Владимир Путин бүген матбугат конференциясендә.

Путин фикеренчә, илгә региональ банкларның кечкенә челтәре кирәк, аларга таләпләрне киметеп булыр иде, шулай итеп, алар клиентлары белән эшләүне җайлый алырлар иде.

Моннан тыш, Путин Үзәк Банкның финанс системаны сәламәтләндерү юнәлешендә үткәргән чараларын эксперт дәрәҗәсендә Россиядә дә, халыкара дәрәҗәдә дә барысы да хуплый, дип билгеләп үтте. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot