news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Татарстанның уңышлары бәхәссез, ә КАМАЗ – Россия автосәнәгате лидеры

Татарстанның уңышлары бәхәссез, ә КАМАЗ – Россия автомобиль төзелеше лидеры. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Кече Ватан – Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумында Чаллы мэры Наил Мәһдиев докладын тыңлаганнан соң белдерде.

«Чаллы – үзенчәлекле шәһәр <…>. Татарстанның беренче Президиенты Минтимер Шәймиевнең күп эш башкаруын беләм, без аның белән КАМАЗны коткаруга күп вакыт бирдек. Рәхмәт», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы. Аңа автошәһәр мэры да рәхмәт белдерде.

«КАМАЗ - Россиядә автомобиль төзелешенең бәхәссез лидеры, әмма ул дөнья автосәнәгате лидерларының берсе дә», - диде Владимир Путин, шуңа бәйле рәвештә «КАМАЗ-мастер» командасының «Дакар» раллиенда күпсанлы җиңүләре турында искә төшереп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100