Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Татарстанның өч кешесен М12 төзелешенә зур өлеш керткәннәре өчен бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин М12 «Көнчыгыш» федераль трассасын төзү проектында катнашкан татарстанлыларны билгеләп үтте. Указ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.
«М12 «Көнчыгыш» автомобиль юлы төзелеше проектын гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен», — диелә документта.
II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән «Автодор» төзелеш компаниясе» ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары — коммерция директоры Гүзәл Сөнгатуллина бүләкләнде.
«Автодор» төзелеш компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Рамил Шәйдуллинга һәм компаниянең юл төзелеше буенча техник директоры Виталий Кузьминга «РФның атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстанлылардан тыш, документта «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко һәм аның беренче урынбасары – «Автодор» дирекциясе җитәкчесе Марс Газизуллин да күрсәтелгән – алар IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгәннәр.
М12 «Көнчыгыш» федераль трассасы Россиянең тугыз төбәге, шул исәптән Татарстан территориясе буенча уза. Мәскәүдән Төмәнгә кадәр магистральнең гомуми озынлыгы 1961 километр тәшкил итәчәк.
Искәртеп узыйк, 2023 елның 21 декабрендә РФ Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша Мәскәүдән Казанга кадәр 810 километр озынлыктагы участокны ачты. Аны нульдән рекордлы срокларда өч ел эчендә төзеделәр. Хәзер Россия башкаласыннан Татарстанга кадәр юл нибары 6,5 сәгать вакытны ала. М12 төзелеше «Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү» илкүләм проекты буенча алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз