news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстанның мәдәни мирас объектлары белән эшен башка регионнарга үрнәк итеп куйды

Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форумының пленар сессиясе вакытында илнең кайбер төбәкләрен, шул исәптән Татарстанны да, мәдәни мирас объектлары белән нәтиҗәле эшләүләре өчен билгеләп үтте.

«Инвестицион климат торышының милли рейтингында тагын бер юнәлеш исәпкә алына. Сүз мәдәни мирас объектларында: борынгы йортларда, утарларда, биналарда инвестиция-төзелеш циклын кыскарту турында бара. Бурыч – тизрәк ремонтлау, хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү һәм гражданнарны карау мөмкинлеге бирү», – дип билгеләде Президент.

Мәдәни мирас объектлары белән уңышлы эшләүче төбәкләр исәбенә, Татарстаннан тыш, Ярославль һәм Түбән Новгород өлкәләре, шулай ук Липецк һәм Новгород өлкәләре кергән. «Башка төбәкләр дә алар үрнәгенә иярер дип өметләнәм», – дип белдерде Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot