news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстанның ике вәкиленә рәхмәт белдерде

Россия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән Татарстанның ике вәкиленә рәхмәт белдерде. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.

«Хезмәттәге уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте» өчен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев билгеләп үтелде.

«Социаль әһәмияткә ия чараларны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашуы, гуманитар эшчәнлектәге казанышлары» өчен «Татарстан хатын-кызлары» Төбәк иҗтимагый оешма җитәкчесе Зилә Вәлиевага рәхмәт белдерелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot