news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстанның җиде кешесен бүләкләде

Путин Татарстанның җиде кешесен бүләкләде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Россия Президенты Владимир Путин дүрт татарстанлыны медальләр белән бүләкләде һәм тагын өчесенә мактаулы исемнәр бирде, дип аңлашыла хокукый порталда басылган указдан.

Аерым алганда, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе секретариаты җитәкчесе Марат Хәсәновны I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләделәр. «Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» (РТРС) филиалының «ТР Радиотелевизион тапшыру үзәге» цехы башлыгы Александр Панюта II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. «Ата-ана даны» ордены медальләренә Анна һәм Александр Борзовлар лаек булды.

Шулай ук Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре мактаулы исемен «Дуслык» ҖЧҖ механизаторы Геннадий Еремов һәм «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе" ҖЧҖ директоры Марат Сафин алды. «ВолгоПромСтрой» ҖЧҖ директоры Олег Николаев РФ атказанган төзүчесе булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot