news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстанның дүрт вәкилен орден һәм медальләр белән бүләкләде

Путин Татарстанның дүрт вәкилен орден һәм медальләр белән бүләкләде
Фото: kremlin.ru

Татарстан Республикасы сәнәгатенең ике вәкиле Дуслык ордены, ә тагын икесе II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Тиешле указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Татарстанлылар «хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен» бүләкләнде, дип билгеләп үтелә хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган документ текстында.

«ТАИФ» АҖ идарәсе рәисенең икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Гүзәлия Сафина һәм В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ идарәсе башлыгы Ринат Хәйров Дуслык ордены кавалерлары булдылар.

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән «Татнефть» ГАҖ бизнеска хезмәт күрсәтү үзәгенең гомуми хезмәт күрсәтү үзәге директоры Марсель Морадымов һәм «Татнефть» идарәсе башлыгы урынбасары Илгиз Рәхимов бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot